news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшыра

Тантанада Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшыра
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә резиденциядә республиканың дәүләт бүләкләрен, шул исәптән фән һәм техника өлкәсендә премияләр тапшыра.

Бүген — Россия фәне көне. Фән өлкәсендә бүләкләргә ун кеше лаек булган. ТР дәүләт бүләкләре тугыз кешегә тапшырыла.

«Россия фәне көне белән котлыйм. Татарстан галимнәре заманча Россия фәне үсешенә саллы өлеш кертте. Республика фәнни мәктәбе дөньяда танылган, абруй казанган», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Президент уңышлар, исәнлек-саулык теләде.

Миңнеханов быел Төбәкара клиник диагностика үзәге казанышлары билгеләп үтелгәнен әйтте. «Аларның эше Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланды», — диде. Тәҗрибәләре башка илләрдә уңышлы кулланылуын искәртте.

Төбәкара клиник диагностика үзәге табиблары «Кан тамырлары системасы авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда инновацион технологияләр» өчен бүләкләнде.

ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, клиниканың кан тамырлары хирургиясе буенча баш белгече Игорь Игнатьев, шушы ук клиниканың кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Роман Бредихин, йөрәк-кан тамырлары хирургы Рөстәм Әхмәтҗанов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреатлары булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot