Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Андрей Первозванный фонды башлыгын кабул итте
Татарстан Республикасы Президенты «Ышаныч һәм тугрылык» халыкара премиясе лауреаты булып тора.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанга килгән Андрей Первозванный фондының попечительлек советы рәисе Владимир Якунин белән сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алар социаль-мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук башка актуаль темалар да кузгатылды», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Очрашу Казан Кремлендә узды. 2019 ел ахырында Андрей Первозванный фондының «Ышаныч һәм тугрылык» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү булды, лауреатларның берсе Татарстан Президенты булды. Рөстәм Миңнеханов «милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өчен» премиягә лаек булды.
Андрей Первозванный фонды 1992 елдан бирле эшли. Оешма үз тарихында берничә программаны һәм проектны гамәлгә ашырды, аларның күбесе Россия һәм бөтен православие дөньясы тарихында якты вакыйгаларга әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз