Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан интернаты укучыларына Карадениз имзасы куелган майка тапшырды
Бу мәктәпнең җыелма командасы үсешендә үзенчәлекләр булган балалар өчен Россия футбол турнирында өченче урынны алды.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 4нче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә «Рубин» футбол клубының экс-капитаны Гекдениз Караденизның шәхси автографы куелган спорт майкасын тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген республика Президенты белән очрашу вакытында „Рубин“ футбол клубының элеккеге капитаны Гекдениз Карадениз аңа 61нче номерлы спорт майкасын бүләк итте. Рөстәм Нургалиевич сувенирны Казанның 4нче номерлы мәктәп-интернатына тапшырырга булды», — диде Лилия Галимова.
«Мәктәпнең җыелма командасы үсешендә үзенчәлекләре булган балалар өчен Россия футбол турнирында өченче урын алды. Егетләр майка аларның җыелма командасының талисманы булачак һәм беренче урын өчен көрәштә һичшиксез уңыш китерәчәк дип ышана», — диде матбугат хезмәте җитәкчесе.
Гекдениз Карадениз — «Трабзонспор» (Төркия) һәм «Рубин» (Казан) клублары составында ярымсакчы позициясендә уйнаган төрек футболчысы. Ул 2008 елдан 2018 елга кадәр «Рубин» футбол клубы өчен чыгыш ясады. Команда белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионы булды, Россия Кубогын отты, шулай ук ике тапкыр Россия Суперкубогы иясе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз