Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуда шик юк
Президент социаль челтәрләрдә, матбугатта бу мәсьәлә буенча эшне киңәйтергә күрсәтмә бирде.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуында бер шик юк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Аның сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүдә Казан шәһәре ролен киметү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. «Советлар Союзы фәне, төрле заводлар, госпитальләр…Әлбәттә, без „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеме өчен көрәшәчәкбез, безнең башкала моңа лаек булуында бер шик юк. Без мөрәҗәгатьләр юлладык», — диде Президент.
Ул социаль челтәрләрдә, матбугатта бу мәсьәлә буенча эшне киңәйтергә күрсәтмә бирде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанга бу исем бирелмәсә, гадел булмаячак. «Чынлыкта Казан Җиңү өчен күп эшләде. 700 мең татарстанлының 350 меңе әйләнеп кайтмады. Казан мондый югары исемгә лаек булса, республика ала дигән сүз», — диде ул.
«Кайбер илләр совет сугышчысы һәм тыл хезмәтчәненең ролен киметергә җыена, без моның белән килешә алмыйбыз. Россия Президенты да катгый тора, без дә патриот булырга тиеш», — дип басым ясады ТР Президенты.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга илкүләм түләүләргә өстәп, республиканың сугышта катнашучыларга 25 мең, тыл хезмәтчәннәренә 5 мең өстәп бирүен искәртте. «Төрле орашулар, чаралар үткәреп, бу сорауларны контрольдә тотарга тиешбез», — диде.
Казан мэры Илсур Метшин да казанлыларның сугыш елларында фронтны барлык кирәкле әйбер белән тәэмин итеп торганын билгеләп узды. «Казанның бу исемгә дәгъва итүенә бөтен ныклы сәбәпләребез бар», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз