Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды
Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган “Казан футбол белән яши” ролигын инстаграмга куйды.
“Мин барыбызга да матур футбол уены телим, вакытыгызны күңелле үткәрегез. Казанның сезгә ошавын һәм яңадан да бирегә килүегезне телим!”, - дигән Татарстан Президенты.
- Казанга барлык илләрдән 56 мең футбол сөюче килде. Татарстан башкаласының җанатарлар фестивалендә 150 мең чамасы шәһәр халкы һәм читтән килгән кунак булды, диелгән видеороликта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз