news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казан фәнни үзәге Россиядә иң яхшылардан берсе булырга тиеш

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге 7 институтны берләштерәчәк һәм федераль тикшеренү үзәгенә әверелә.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Федераль фәнни оешмалар агентлыгы Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге базасында федераль тикшеренү үзәген булдыра. Аңа элек тә Казан фәнни үзәгенә кергән институтлар гына түгел, Авыл хуҗалыгы Татар фәнни-тикшеренү институты, Агрохимия һәм туфракны өйрәнү Татар фәнни-тикшеренү институты да керәчәк. Шул рәвешле, барлыгы 7 оешма бер үзәккә берләшеп эшләячәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышында сүз барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе, Россия фәннәр академигы, химия фәннәре докторы Олег Синяшин чыгыш ясады. “Күп кешедә сорау туа: нәрсә бу? Төрле юнәлешле берничә фәнни оешмадан формалашкан ясалма бер структурамы, яки республикада академик фәннең яңа дәрәҗәгә чыгуымы? Бу сорауга якындагы елларга үсеш программасы җавап бирергә тиеш”, - диде.

Олег Синяшин, тарихка күз салып, Россия фәннәр академиясенең Казан филиалын оештыру республикада яңа фундаменталь һәм гамәли фәнни юнәлешләр формалашуда зур роль уйнаганын билгеләп узды. Ул РФАнең Казан фәнни үзәгенә 1945 елның апрель аенда нигез салынуын әйтте. “70 елдан артык вакыт эчендә монда алдынгы фәнни мәктәпләр барлыкка килә”, - ди Олег Синяшин.

Казан фәнни үзәге рәисе бүген федераль тикшеренү үзәге инфраструктурасында 300 дән артык күчемсез милек объекты исәпләнүен белдерде. “Бу объектлар Казанның өч районында бүленеп урнашкан. Бу тикшеренү үзәгенә кергән оешмалар арасында документлар әйләнешен, алар арасындагы коммуникатив элемтәне кыенлаштыра”, - дип ул, моңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнехановны Казан фәнни институтларыннан торачак федераль тикшеренү үзәген Татарстан Республикасының “Электрон Хөкүмәт” системасына тоташтыруларын сорады. “Безнең эш республика җитәкчелеге өчен дә ачык күренер. Бүген үз алдыбызга зур бурычлар куябыз”, - ди Синяшин.

Утырышта катнашкан Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев чыгышында үзе дә кайчандыр берничә институтны бер учреждениегә кушу вакыйгасында кайнаганын әйтеп үтте. “Сезнең алда зур бурыч тора: төрле юнәлешле институтлар берләшә. Киләсе елда финанслау арттырылырга тиеш. Фәнни оешмалар федераль агентлыгы акча бүлеп бирәчәк. Безнең алда фәнни технологик үсеш белән бәйле яңа офыклар ачыла. Ахыр чиктә квалификацияле заказчы булуы да мөһим. Без республика җитәкчелеге белән дә бу мәсьәләне күтәрәбез. Татарстан Республикасы квалификацияле заказчы ролендә була ала. Фундаменталь тикшеренүләр үзәге стратегиясе кабул ителгән. Аны гамәлгә ашыру буенча “юл картасы” булдырылган. Бу үзәк бик вакытлы оеша”, - дип белдерде Александр Сергеев.

Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков әйтүенчә, бу проект беркемне дә битараф калдырмады. “Федераль агентлык та, Россия Фәннәр академиясе дә бу процесста катнашты. Мин бу проектның уңышлы булачагына ышанам. Алда безне катлаулы эш көтә. Үзәк җитди кадрлар потенциалына, бай белемгә, республика башлыгы игътибарына ия. Партнерлык элемтәләре үсеш алачагында да шик юк”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең башка фәнни үзәкләрен дә республикадагы процессларга җәлеп итәргә кирәклекне билгеләп узды. “Нефть химиясе буенча начар эшләмибез, агросәнәгать, медицина, машина төзү өлкәсендә проектлар бар. Безнең тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк. Барысы да безнең ни рәвешле эшләвебездән торачак”, - диде. Президент, Михаил Котюковка мөрәҗәгать итеп: “Сезнең тарафтан да ярдәм кирәк булачак. Барлык проектлар өчен дә тикшеренү институтлары, ниндидер өстәмә чаралар да кирәк булачак. Бүгенге сөйләшү мөһим дип саныйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул квартал саен бер тапкыр - Казанда, бер тапкыр Мәскәүдә очрашырга тәкъдим итте. “Без моңа әзер. Казан фәнни үзәге Россиядә иң яхшылардан берсе булырга тиеш. Республика җитәкчелеге моның өчен бөтен көчен куячак”, - диде.

Россия Фәннәр академиясе президенты утырыштан соң журналистларга фәнни академик институтларның берләшүе яки реструктуризациясе мәсьәләсендә фәнни даирәдә әлегәчә бик куәтле дискуссияләр баруын билгеләп узды. “Әгәр институтлар үз ихтыяры белән берләшергә ниятли һәм территория җитәкчелеге моны хуплый икән, шул вакытта мондый берләшүләр була. Республика җитәкчелеге ярдәме белән, сездә федераль тикшеренү үзәге уңышлы үсеш алыр дип уйлыйм. Төрле белгечлекле институтлар берләшә – мондый үзәкнең гамәлдә булуы, бер яктан, зур проектлар булдыру мөмкинлеген бирә, икенче яктан, федераль тикшеренү үзәге җитәкчесенә һәм гыйльми советка да зур җаваплылык йөкли”, - диде. Адександр Сергеев фикеренчә, төрле белгечлекле галимнәрнең бер урында туплануы федераль үзәкнең өстенлеге булып тора, заказчы өчен дә кызыклы. “Бу рәвешле оешма куәтлерәк күренә. Мондый эре учреждение читтән дә масштаблы күренә, заказчы игътибарын җәлеп итә”, - ди ул.

Белешмә өчен. Казан федераль тикшеренү үзәге 7 институттан гыйбарәт булачак. Бу - Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Завойский исемендәге Казан физика-техник институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Механика һәм машина төзү институты, Энергетика проблемалары буенча тикшеренү үзәге, Авыл хуҗалыгы Татар фәнни-тикшеренү институты, Агрохимия һәм туфракны өйрәнү Татар фәнни-тикшеренү институты. Федераль үзәккә шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге сырхауханәсе керәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100