Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан эшмәкәрләрен борчыган сорауларга игътибар арттыруны сорады
«Сәбәпләрен ачыкларга, ярдәм итү мөмкинлеген карарга кирәк», - диде Президент.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан эшмәкәрләрен борчыган сорауларга игътибарны арттыруны сорады. «Бу сигналлар безне борчырга тиеш», — диде ул Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында.
Административ барьерларны киметү буенча күп мәсьәләләр хәл ителсә дә, проблемалар шактый булуын әйтте. «Эшмәкәрләрнең 65 проценты компанияләренең кереме кимүен әйтә. Сәбәпләрен ачыкларга, ярдәм итү мөмкинлеген карарга кирәк. Аларның 37 проценты штат санын кыскарткан, 33 проценты киметергә җыена. Бу сигналлар безне борчырга тиеш», — диде.
Президент сүзләренчә, эшмәкәрләрнең 60 проценты бизнес алып бару шартлары начарайганын әйткән. 59 проценты аренда бәясе югары булуы комачаулаганына, 30 проценты дәүләт хезмәтләре күрсәтелүдә кыенлыкларга зарланган.
«Без һәрвакыт алар белән элемтәдә булырга тиеш. Эшмәкәрләр активлары, исеме белән үзен куркыныч астына куя, шуңа бу категориягә максималь ярдәм кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз