news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Казан ЭКСПО” төзелеше белән танышты

“Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен планлаштырылган.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексында булды һәм объектлар төзелеше белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Танышу барышында республика Президентына күргәзмә үзәгенең югары дәрәҗәдәге әзерлектә булын сөйләделәр. Хәзерге вакытта эшләр тәүлек дәвамында башкарыла. Комплекс октябрь урталарына тулысынча әзер булыр дип көтелә. Шул ук вакытта беренче чара – “Юл – 2018” халыкара күргәзмәсен уздыру да планлаштырылган.

  • “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен каралган. Чемпионат киләсе елда Казанда узачак.

  • Россия милли җыелмасы EuroSkills Budapest медаль биремендә беренче урын алды. Ә Татарстан вәкилләре җыелма командага 3 алтын медаль китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot