Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында «Урал» мотоциклында йөрде
Татарстан Президенты «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузыш колоннасын җитәкләде.
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Harley-Davidson клубы колоннасын җитәкләде, ул «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузышын төгәлләде. Меңьеллык мәйданында Миңнеханов мактау боҗрасы ясады.
«Мин мотоциклларны яратам. Мин тәҗрибәле йөртүче. Монда егетләр Мәскәүдән килделәр, без дә кушылырга булдык», - дип шәрехләде Миңнеханов.
Аннары ул үзенең транспорт чарасын фотога төшерде.
- Йөзгә якын байкер Мәскәү белән Казан арасында 800 чакрым араны узды. Мотоузыш Татарстан Республикасы көненә багышланган һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга һәм Россиядә мотоузышны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз