Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде
«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Казан авиация заводында Ту-22М3М бомбардировщигын модернизацияләүдә катнашкан предприятие хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан авиация заводы – перспективалы предприятие икәнлеген, ә биредә җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ югары булуын тирән ышаныч белән әйтергә мөмкин.
«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты завод хезмәткәрләренә.
Завод алдынгыларын бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Россия Һава-космик көчләренең Ерак авиация командующие Сергей Кобылаш һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз