Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективын 90 еллыгы белән котлады
Завод хезмәткәрләренә РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының – идарә тармагы һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.
Завод коллективын котлап, Рөстәм Миңнеханов аларның игътибарын предприятиенең тарихына юнәлтте. ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда озак еллар дәвамында үз производствосын саклап һәм республика икътисадының флагманы булып кала алган предприятиеләр бик күп түгел.
«Бүгенге көндә завод Ту-160 стратегик бомбардировщигын җитештерүне яңарту программасы нигезендә техник яктан яңадан коралландыру буенча актив эш алып бара», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, завод җитәкчелегенә һәм хезмәт коллективына нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Оборона министрлыгы исеменнән завод коллективын ерак авиация командующие Сергей Кобылаш тәбрик итте.
Чара кысаларында завод хезмәткәрләренә РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының – идарә тармагы һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз