news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе тәэмин ителгән.

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
tatarstan.ru

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәүдә мәйданчыгында Арча һәм Кукмара муниципаль районнары фермерлары продукциясе тәэмин ителгән. Шулай ук «Татпотребсоюз», «Яратель» кош фермасы, «Сервис-Агро», «АгроИнвест», «Татагролизинг», «Лаеш балык заводы» компанияләре, «Залесный» агрофирмасы һәм тепличный «Майский» теплица комбинаты үз товарларын куйган.

Рөстәм Миңнеханов үз продукциясен реализацияләүче авыл кешеләре белән сөйләшеп торды, куелган товарларның ассортиментын һәм бәяләрен күздән кичерде. Шулай ук Татарстан Президенты сатып алучылар белән дә әңгәмә корды, иң кирәкле товарларның булу-булмавы белән кызыксынды. Шәһәр кешеләре авыл хуҗалыгы продуктларының күп төрле булуын билгеләп үттеләр, мондый ярминкәләрнең кирәклеген ассызыкладылар.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген монда 40 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 6 тоннадан артык сыер ите, 4,3 тонна сөт, 800 кг атланмай, 20 тонналап шикәр комы, 8 тонна он, 10 тонна төрле ярмалар, 26 тонна ашлык һәм 38,6 меңнән артык тавык йомыркасы китерелгән.

Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш дәүләт санитар табибе Марина Патяшина, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов озата йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100