news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казакстан татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Костанайга татар милли бәйрәме - Сабан туенда катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов Казакстан татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакстан татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу хакта республика лидеры Instagramында белдергән.

Искәртеп үтик, кичә Рөстәм Миңнеханов Костанайга бүгенге татар милли бәйрәме - Сабан туенда катнашу өчен килде.  

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның, эш сәфәре кысаларында, Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхамбәтов белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot