Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Президенты Казан Кремлендә Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты. Алар үзара багланышлар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Имангали Тасмагамбәтов Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар, диелгән бу хәбәрдә.
«Татар-информ» элек Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов тиздән үз вазифасыннан китәчәк, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз