news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы белән очраша

Алар Россия субъектларының иң яхшы үсеш практикаларын берләштерә торган «Смартека» китапханәсен булдыру турында фикер алышачак.

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы белән очраша
tatarstan.ru

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очраша һәм яңа проектлар тәкъдим итү буенча Стратегик инициативалар сессиясендә катнаша. Сессиядә акыллы идарә карарлары китапханәсен булдыру хакында фикер алышачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика Президентының генераль консул белән очрашуы ТР Хөкүмәте йортында үтәр дип көтелә. Шуннан соң ТР Президенты югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында булачак, анда берничә эшлекле чара планлаштырылган.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа проектлар тәкъдим итү буенча Стратегик инициативалар агентлыгының беренче стратегик сессиясе пленар утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. «ИТ-парк»та Рөстәм Миңнеханов шулай ук агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашыр дип көтелә.

Пленар утырыш Стратегик инициативалар агентлыгының стратегик сессиясе кысаларында планлаштырылган. Россия субъектларының иң яхшы үсеш практикаларын берләштерә торган «Смартека» акыллы карарлар китапханәсен булдыру фикер алышуның бер темасы булачак.

Пленар утырышка шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Марий Эл башлыгы Александр Евстифеев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов чакырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot