news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты

Очрашуда Казахстан делегациясенә Татарстан Республикасының цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Аскар Жумагалиев хәбәр иткәнчә, Казахстан делегациясе Казанда ИТ-парк эше белән танышкан, Иннополис шәһәрендә, ИТ инфраструктураның башка объектларында да булган.

Делегация шулай ук "ГЛОНАСС+112" системасы эше белән дә танышкан.

Казахстан делегациясенә Татарстан Республикасының цифрлы үзгәртү концепциясен тәкъдим иттеләр. Ул икътисадның төрле өлкәләренә карый: дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру инфраструктурасы, кибериминлек һәм башкалар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100