news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты

«Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм — Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш, ә Казахстан халкына — иминлек һәм чәчәк атуын телим», — диде ТР Президенты.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаевны Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады, ул 30 августта билгеләп үтелде.

«Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм — Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш, ә Казахстан халкына — иминлек һәм чәчәк атуын телим», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казахстан — Татарстанның стратегик чит ил партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 630 млн. доллардан артып киткән. Уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

«Безнең хезмәттәшлек потенциалы бик зур. Алга таба сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү белән кызыксынабыз. Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп», — дип өстәде ТР Президенты.

Нурлан Ногаев үз чиратында Татарстан халкын Республика көне белән котлады. Министр Татарстан белән, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot