news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казахстан белән хезмәттәшлек итүдә логистик проектлар мөһим

Яклар хезмәттәшлегендә «Көнбатыш Кытай — Көнбатыш Европа» транспорт коридоры мөһим роль уйный.

Рөстәм Миңнеханов: Казахстан белән хезмәттәшлек итүдә логистик проектлар мөһим
tatarstan.ru

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - транспорт-логистика потенциалы. Бу яктан эшләнә торган «Көнбатыш Кытай — Көнбатыш Европа» транспорт коридоры зур роль уйный. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе Хакиме Ондасын Уразалин белән очрашуда белдерде.

«Бу җитди потенциал һәм безгә бу коридорны активрак алга этәрергә кирәк», — диде Миңнеханов. Татарстан хакимияте үз эшендә Казахстан партнерларыннан күп нәрсәне үзләштерә. «Безгә сезнең үз эшегездә нинди алымнар һәм формалар куллануыгыз кызык. Идарә итү системасы һәркайда бертөрле, әмма һәрберебезнең үз алымнары бар. Шуңа күрә Сезне һәм хезмәттәшләрегезне зур хөрмәт белән сәламлим, ышанам, сезнең сәфәр безнең мөнәсәбәтләрдә җитди этәргеч бирәчәк», — дип билгеләп үтте Президент.

Казанда гамәлдәге Казахстан Генераль консуллыгы яклар мөнәсәбәтләрендә яхшы ярдәм булып тора, диде Татарстан Президенты. Моннан тыш, Нур-Солтанда Татарстан вәкиле эшли, башкалалар арасында турыдан-туры рейслар урнаштырылган. «Соңгы ике елда товар әйләнеше 700 млн АКШ долларыннан артып китә. Әлбәттә, без миллиардка эшләргә тиеш», — дип өстәде Президент.

Россия белән Казахстанның дустанә мөнәсәбәтләрендә региональ хезмәттәшлек зур роль уйный, диде Ондасын Уразалин. Төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек артында конкрет кешеләр — эшкуарлар, дәүләт предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре тора. «Шуңа күрә мин кабул итүне оештырган һәм Татарстанның инвестицион өлеше белән танышу мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле», — диде ул.

Делегацияне Татарстанның махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсе таң калдырды. Хәзер бу эш Казахстанда алып барыла, шуңа күрә илдә республиканың бу өлкәдәге эшләнмәләре кызыклы. Бүген кунаклар «Казан» агросәнәгать паркында, «Химград» технополисында һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда республиканың икътисади потенциалы презентацияләнде. Делегация сәфәре программасында шулай ук «Иннополис» МИЗ һәм Иннополис Университетына бару планлаштырылган.

  • Актүбә өлкәсе Казахстанның Татарстан белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән өченче төбәге булды. Имзалау тантанасы 2017 елда Чиләбедә Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды. 2014 елда шундый ук документлар Кызыл Орда һәм Атырау өлкәләре белән имзаланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100