Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Кайсы милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш
Татарстан Президенты бу юнәлештә эшне дәвам итәргә өндәде.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булган 2021 елга йомгак ясады. «Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә шартлар булырга тиеш», — дип ассызыклады ТР муниципаль берәмлекләр советының XVI съездында.
Президент Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшен җитәкләгән Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде. «Муниципалитетларда, өлкәләрдә дә үзгәрешләр бар», — диде.
«Татар теле генә түгел, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре дә…Ассамблея матур гына эшләп килә. Нинди генә милләт кешесе булса да, телен өйрәнергә, дини традицияләр буенча яшәргә шартлары булырга тиеш. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла», — дип эшне дәвам итәргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итеп: «Үз кулыгызда бу эшне тотып барырга тырышсагыз, безнең тарафтан ярдәм булачак», — дип сүз бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз