Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов катнашында Муниципаль берәмлекләр советы съезды ачылды
Утырышта Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров төп доклад белән хисап тота.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша. Съездга республиканың 956 муниципаль бирәмлеге башлыклары җыелды.
Көн үзәгенә 2016 ел эшчәнлегенәа йомгак ясау мәсьәләсе куелган. Доклад белән Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясаячак. Ул Татарстанда җирле үзидарә үсешендә аеруча мөһим проблемаларны күтәрәчәк. Аерым алганда, социаль-икътисади үсеш буенча озак вакытка исәпләнгән чаралар планына, урыннарда кече һәм урта бизнес үсеше, муниципаль бюджетларның керем өлешен арттыру, авыл җирлекләре башлыклары еш алмашыну һәм башка мәсьәләләргә тукталачак.
Утырыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берләшмәсенең уңыш казанган вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырачак. Утырышка кадәр Президентның муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләвен искәртергә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз