news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов катнашында "Казаноргсинтез" узган елгы эшенә йомгак ясый

Завод ел саен 170 тән артык төр төрле химия продукциясе җитештерә.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казаноргсинтез" гавәми ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының гомуми еллык җыелышы уза. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ТАИФ" ширкәте генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнаша.

Төп доклад белән "Казаноргсинтез" җәмгыяте генераль директоры Фәрит Миңнегулов хисап тота.

"Казаноргсинтез" заводы ел саен 170 тән артык төр төрле химия продукциясе: этилен, полиэтилен, поликарбонат, полиэтилен торбалар, бисфенол, фенол, ацетон, этаноламин, этиленгликоль һәм башка органик синтез продуктлары җитештерә. 2016 елда җитештерелгән товар продукциясе күләме 950 мең тоннадан артык тәшкил иткән. ГОСТ Р системасында продукциянең мәҗбүри һәм ирекле сертификациясе буенча эш үткәрелә. Былтыр товар продукциясенең гомуми күләмендә сертификацияләнгән продукция өлеше 95,6 проценттан гыйбарәт булган. Дөньяның 27 иленнән 1 меңгә якын предприятие завод продукциясеннән файдалана. Заводта барлыгы 8700 эшче хезмәт куя. Уртача айлык хезмәт хакы 46 мең сум тәшкил итә.

2016 елда 2013-2016 елларга исәпләнгән төп инвестицион чаралар планы нигезендә производство куәтләре эшчәнлеген тотрыкландыру буенча төп эшләр төгәлләнгән диярлек. "Казаноргсинтез"ның 2025 елга кадәр үсеш концепциясен эшләү юнәлешендә дәвам иттерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100