Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов катнашында 2014 нче елның спорт сезонына йомгак ясалды
Ел спортчысы-2014 исеменә Лилия Низамова һәм Александр Бурмистров лаек булды
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә “Ел спортчысы-2014” премиясен тапшыру тантанасы узды. Иң яхшы спорт объектларын, спортта казанышларга ирешкән һәм спорт үсешенә лаеклы үсеш керткәннәрне, спорт дөньясында эшләүче затларны, спорт сезонын актив яктыртуда катнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантананы ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ачып җибәрде. “Минем бүген хисләрем тулып таша, Олимпия елының азагына якынлашабыз”, - дип билгеләп үтте министр. Ул быел Татарстанда 600 дән артык төрле дәрәҗәдәге спорт чарасы уздырылганын искәртеп үтте. В.Леонов ассызыклаганча, мондый зур күрсәткечләргә ирешүдә спорт федерацияләре президентлары, профессиональ клубларның өлеше зур. Министр спорт үсешенә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы Президентына аеруча олы рәхмәтен җиткерде. Владимир Леонов Рөстәм Миңнехановның спорт дөньясы белән тирәнтен кызыксынуын шәрехләп үтеп: “Сез безнең республикада спортка иң хирыс кеше. Сезнең дәрәҗәгә тигезләшергә һәммәбезгә ерак әле”, - диде.
Министр массакүләм спортны җәелдерүгә дә җитди игътибар бирелүен билгеләп узды. Ул бу тантананың еллыкка әйләнәчәгенә ышаныч баглады.
Тантана барышында спорт дөньясында иң-иң уңышлылар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. “ТРда иң яхшы спорт мәктәбе җитәкчесе” номинациясендә пуля белән һәм стендка ату буенча олимпия резервының Республика махсуслаштырылган балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей Демин җиңүгә лаек булды. Татарстанның иң яхшы спорт корылмасы булып "Kazan-Arena" стадионы танылды. “Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен кую буенча ТРның иң яхшы вузы” номинациясендә җиңүне Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе яулады. “ТР спорт корылмасының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы директоры Ринат Йосыповка тиңнәр табылмаган иде. Авыл җирлегендә спорт чарасын югары дәрәҗәдә әзерләү һәм уздыру буенча Теләче муниципаль районы беренчелекне алды. Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен кую буенча иң яхшы район буларак җиңүгә Саба муниципаль районы лаек булды. Ә шушы ук юнәлештәге эш буенча иң яхшы шәһәр буларак Казан игълан ителде. “Динамо” ФСО иң яхшы спорт иҗтимагый оешмасы исеменә иреште. Олимпиадага кермәгән спорт төрләре буенча иң яхшы федерация булып “Көрәш” татар-башкорт спорт көрәше федерациясе танылды. Техник спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы федерациясе исеме ТР автомобиль һәм мотоциклет спорт төренә бирелде. Волейбол, футбол һәм хоккей федерацияләре спортның уен төрләре буенча ТРның иң яхшы федерацияләре исеменә лаек булды. “Индивидуаль олимпия спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы федерациясе” номинациясендә дзюдо, бадминтон, чаңгы узышы һәм биатлон федерацияләре иң уңышлысы дип табылды. “Ел ачышы” номинациясендә җиңүгә “Рубин” футбол клубы сакчысы Эльмир Нәбиуллин (Казан) иреште. "Татарстанның иң яхшы тренеры” номинациясендә “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка тиңнәр табылмаган. “Паралимпия спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы тренеры” номинациясендә коляскаларда баскетбол буенча “Барс канатлары” командасының уенчы тренеры Василий Кочетков җиңү яулады. “Спортка хезмәте өчен” номинациясендә ветераннар арасында чаңгы узышы һәм җиңел атлетика буенча күп мәртәбәләр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев бүләкләнде. “Тотрыклылык, осталык, озын гомерлелек” номинациясендә “КАМАЗ-мастер”командасы җиңүче булды.
“Олимпиада өметләре” номинациясендә чаңгы узышы буенча Россиянең спорт остасы, 2014 нче елда Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан Наталья Жукова, йөзүче Александр Красных, самбо буенча халыкара класслы спорт остасы, 2014 нче елда Ауропа чемпионатының көмеш призеры Анастасия Ковязина, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Россия һәм дөнья чемпионы Раил Нургалиев җиңүгә иреште.

Татарстанның иң яхшы спорт фан-хәрәкәте булып “Ак Барс” хоккей клубы фан-клубы танылды. “Спортның уен төрләре буенча иң яхшы команда” номинациясендә жюри җиңүне “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубына һәм чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” клубына биргән.
“Паралимпия спорт төрләре буенча ТРның иң яхшы спортчысы” номинациясендә Россиянең атказанган спорт остасы, 2014 нче елда Сочида узган XI Паралимпия кышкы уеннарының бронза призеры Марта Зәйнуллинага, Россиянең атказанган спорт остасы, XI Паралимпия кышкы уеннарының ике тапкыр чемпионы һәм көмеш призеры Рушан Миңнегуловка тиңнәр табылмаган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп узганча, соңгы елларда Татарстанда профессиональ һәм массакүләм спорт өлкәләрендә югары казанышларга ирешелгән. “Универсиада ярдәмендә Татарстан һәм Казан бөтен дөньяга танылды, мәркәзебездә эре халыкара ярышлар үткәрелә. Бу безнең зур потенциалыбыз турында сөйли. Татарстанда спорт рухы хөкем сөрә. Без спортчыларыбыз белән горурланабыз”, - дип белдерде Президент. Ул республикада спортчыларны әзерләүнең тулы бер циклы оешканын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республиканың төп горурлыгы – балалар спорт мәктәпләре, яшьләр. Республика башлыгы быел 140 спортчының халыкара ярыш призерлары булганын билгеләп үтеп, бүген спорт белән шөгыльләнүче балалардан киләчәктә чемпионнар, Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре үсеп чыгачагына өметен баглады.
Ниһаять, “Олимпия спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы спортчылары” номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде. Алар – синхронлы йөзү буенча Россиянең спорт остасы, 2014 нче елда төркемле күнегүләрдә Ауропа чемпионы Лилия Низамова һәм хоккей буенча Россиянең атказанган спорт остасы, 2014 нче елның дөнья чемпионы, “Ак Барс” хоккей клубы уенчысы Александр Бурмистров. Рөстәм Миңнеханов Бурмистровка Россия Федерациянең атказанган спорт остасы исеме бирелү турындагы таныклык һәм билге тапшырды.
Бүгенге тантанада шулай ук спорт вакыйгаларын яктырткан ММЧлар да бүләкләнде. Интернет-ресурслар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, радиостанцияләр арасында “Спорт FM” – җиңүчеләр рәтендә.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: югары уку йортының уку-лаборатор корпусы алдындагы мәйданда физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен ясалган һәм сатып алынган автобус та тәкъдим ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз