news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Катлаулы 2015 елда без финанс органнарыбызның профессионализмына исәп тотабыз»

Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә ТР Президенты чыгыш ясады

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 2015 елда финанс, салым һәм казначылык органнарының уңышлы һәм нәтиҗәле эше Татарстанга икътисадтагы катлаулы вазгыятьне җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР финанс, салым һәм казначылык органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Коллегия эшендә Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты.

Коллегия утырышындаТатарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елның йомгаклары буенча республика территориясеннән 752 млрд. сум күләмендә керем җыю көтелә. Бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәрдән 403 млрд. сум керәчәк, шул исәптән бу суммадан 57%ы – федераль бюджетка, ә 43%ы - Татарстанның берләштерелгән бюджетына.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика салым түләүләре буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора, без – регион-донор. «Икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, без барлык йөкләмәләрне дә үтибез, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру буенча максат итеп куелган күрсәткечләргә ирештек», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда икътисадтагы вазгыять шулай ук гади генә булмаячак, һәм нинди шартларда эшләвебезне аңларга кирәк. «Нәтиҗәсез чыгымнарны бетерергә һәм акчалардан файдалану нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк», - дип таләп итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук әзерләнелә торган яңалыкларны да искә төшерде, шулардан - физик затлар мөлкәтенә салым исәпләүнең яңа тәртибе. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Хөкүмәте, муниципалитетлар халык арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш, дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов нефть бәясе төшкән шартларда, шулай ук сыраны ПЭТ-тартмаларында җитештерүне тыюны планлаштыруга бәйле рәвештә «зур салым маневрының» йогынтысы билгеләнмәве турында борчу белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән офшор амнистиясе турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов чит илләрдән кайткан акчаларны Татарстанга кертергә өндәде. Бу мәсьәләдә федераль министр Антон Силуанов хуплап сүзен әйтте.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, барлык куелган бурычлар Татарстан Республикасы буенча ФСХИ тарафыннан үтәлгән. Ел йомгаклары буенча администрацияләнә торган керемнәр 390 млрд. сум күләмендә исәпләнә, бу алдагы елдагыдан 13% ка артык.

Россия финанс министры Антон Силуанов, Марат Сафиуллин нотыгын анализлап, салым хезмәтен бизнеска басым ясамаска чакырды, уңышлы һәм ачык компанияләрне сирәгрәк тикшерергә, салымнарны гадел түләргә кирәк, диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан Республикасы буенча ФСХИны нәтиҗәле эшләргә өндәде.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин бюджет үтәлеше турындагы доклад белән чыкты.

Федераль салым хезмәте җитәкчесенең урынбасары Андрей Петрушин хәбәр иткәнчә, гомумән, Россия буенча 10 ай нәтиҗәләре буенча бюджет 85 % үтәлгән, бөтен салымнар, үткән ел белән чагыштырганда, үсеш күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Андрей Петрушин аша Федераль салым хезмәтенә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Россия финанслар министры Антон Силуанов чыгышында коллегиягә йомгаклар ясады. «2014 ел – каршылыклы ел. Бу тышкы икътисадый шарталр үзгәреше дә, капитал агымнары кимүе дә. Шулай да, без бу елны уңышлы тәмамлыйбыз», - дип ассызыклады министр.

«Без Финанслар министрлыгында Татарстан җитәкчелеге никадәр төгәл эшләвен күрәбез, һәм карарлар кабул иткәндә, еш кына Рөстәм Миңнеханов белән киңәшәбез, - дип белдерде Антон Силуанов. – Сезнең эш нәтиҗәләре идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирүе безгә бик мөһим».

Министр искәрткәнчә, 2015 елда федераль үзәк тә, регионнар да, шул исәптән Татарстан Республикасы да, кискен шартларны сизәчәк.

«Чыгымнар буенча җаваплыкларны яңа шартларга яраштыру кирәк булачак, - диде А.Силуанов. – Хәзер иң мөһиме – чыгымнарны импортны алыштыру һәм экспортны стимуллаштыручы тармакларга юнәлдерү».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия ахырында Россия Финанслар министрлыгына һәм шәхсән Антон Силуановка рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, безнең финанслар органнарының осталыгы безгә әлеге җитди чорны авырлыкларсыз кичерергә ярдәм итәчәк», - дип әйтте ТР Президенты.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр таратты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100