news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрында «Э-моция» инклюзив студия спектаклен карады

Президент коллективка Рәхмәт хаты һәм инвалид арбалары алырга сертификат тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрында «Э-моция» инклюзив студия спектаклен карады
tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кариев театрында «Э-моция» инклюзив студия спектаклен карады. Спектакльдән соң ул артистларга һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Без искиткеч матур әсәр карадык. «Э-моция» коллективының югары профессиональ эш алып баруына инандык», — диде Президент сәхнәдән. Ул коллективка Рәхмәт хаты һәм инвалид арбалары алырга сертификат тапшырды.

«Үзем турында ниләр истә» спектакле төп геройның балачагын сагынуы, Тукай әкиятләре белән төшләнүе турында.

Коллективтагыларның күпчелеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Артистларның бер өлеше сәхнәгә инвалид арбасында чыга.

Спектакль ике телле. Төп геройлар үзара рус телендә сөйләшсәләр, төшендә һәм хыялында ул татар әкиятләрен күрә һәм татар көйләрен ишетә.

«Э-моция» инклюзив студия спектаклен карарга театр әһелләре — Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев, Руфина Таҗетдинова, Илфир Якупов, Айгөл Горнышева һәм башкалар килгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100