news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң объектларны җентекләбрәк кабул итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әнә шундый бурыч куйды.

 (Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Дәүләт программалары кысаларында ремонтланган торак һәм социаль инфраструктура объектларында эшләрнең сыйфаты җентекләбрәк тикшерелергә тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әнә шундый бурыч куйды.

«Эшләр һәрвакытта да сыйфатлы башкарылмый. Безнең кайбер объектларда, бигрәк тә капиталь төзекләндерүдән соң, проблемалар бар. Объектларны җитдирәк кабул итәргә кирәк. Мин муниципалитетларга да, министрлыкларга да мөрәҗәгать итәм: әгәр объект әзер булмаса, сезнең баш тартырга тулы хокукыгыз бар», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты торакны капиталь төзекләндерү сыйфатына аерым тукталды. «Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү сыйфатын күзәтү мөһим. Әгәр подрядчы оешмаларның эшендә өзеклекләр булса, аларны җәлеп итмәскә кирәк», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов эшнең сыйфаты күп очракта белгечләрнең: осталарның, прорабларның, сметачыларның квалификациясе түбәнлеге белән бәйле булуына игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу мәсьәләләрне укыту юлы белән генә түгел, яшь белгечләрне хезмәт шартлары белән җәлеп итү өчен, тармакта хезмәт хакын арттыру юлы белән дә хәл итәргә кирәк.

Татарстан Президенты шулай ук җитәкчеләргә техник биремнәргә тагын да уйлабрак якын килергә кушты.

«Техник бирем мәсьәләсе  — безнең министрлыкларга сорау. Социаль-мәдәни объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары… Уйлабрак эш итәргә кирәк. Без кабат куллану проектларын максималь рәвештә файдаланырга тиеш», — дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100