news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты үз исеменнән һәм барлык татарстанлылардан спортчыга сәламәтлек, бәхет, илһам, энергия һәм спортта да, тормышта да куелган барлык максатларга ирешүен теләде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны 2022 елгы Россия чемпионатында җиңүе белән котлады. Ул республика халкы талантлы якташы, осталыгы һәм максатчанлыгы белән горурлануын әйтте. Котлау адресының текстын ТР Президенты матбугат хезмәте бастырып чыгарды.

«Яшь булуыңа карамастан, син инде чын чемпион сыйфатларын күрсәтәсең: көчле көрәшче холкы, зур осталык, куәтле максатчанлык, — диелә Мәскәү спорт департаментының «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәгенә җибәрелгән телеграммада. - Узган турнирда сиңа хаклы рәвештә җиңү китергән ышанычлы, виртуоз чыгышың алда сине көчле һәм уңышлы спорт карьерасы көтүендә шик калдырмый».

Татарстан Президенты үз исеменнән һәм барлык татарстанлылардан спортчыга сәламәтлек, бәхет, илһам, энергия һәм спортта да, тормышта да куелган барлык максатларга ирешүен теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100