Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Камбоджа Корольлеге делегациясенең Татарстанга визиты безнең мөнәсәбәтләр ныгуына яхшы этәргеч бирәчәк”
Татарстан Республикасы Президенты Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасары белән очрашты
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Искәртик: Камбоджа Корольлеге делегациясе Казанга «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумына катнашу өчен килде. Делегация составында Камбоджа Корольлеге Хөкүмәте, берничә министрлык вәкилләре бар.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләгәнчә, бүген Россия һәм аның төбәкләре Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгытуга җитди әһәмият бирә.Татарстан делегациясе Тайландта, Малайзиядә, Сингапур, Вьетнам, Мьянма, Индонезия һәм башка илләрдә булды. Без Камбоджа Корольлеге белән якынрак хезмәттәшлек итәргә шат булабыз, диде ул, кайбер элемтәләр дә бар инде. Аерым алганда, Камбоджага “КАМАЗ” йөк машиналары, Казан вертолетлар заводы һәм башка сәнәгать предприятиеләре продукциясе китерелә.
Безгә Татарстан һәм Камбоджа арасында товар әйләнешен арттыру юнәлешендә эш итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Аның сүзләренчә, Татарстан Камбоджага йөк машиналарын, вертолетларны, газ суырту җиһазларын, шиналарны һәм башка продукцияне китерү күләмен арттыра, Камбоджа, үз чиратында, Татарстан базарына җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы продукциясен китерә ала.
Татарстан Президенты шулай ук Камбоджа Корольлеге делегациясе әгъзаларына төбәкнең төп икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр бирде. Ул билгеләгәнчә, хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – автомобиль, суднолар төзү, авиатөзелеш тармаклары, медицина җиһазларын җитештерү. Моннан тыш, Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы төбәк, шулай ук чит ил инвестицияләре, бизнес үсеше өчен уңайлы төбәк, дип мөмкинлекләрне барлады Рөстәм Миңнеханов.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тә файдалы була ала, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, бүген Татарстан – илнең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Без Татарстанда укучы Камбоджа студентлар саны артуга шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Үзара кызыклы булырга мөмкин юнәлешләр арасында ул туризм, мәдәни багланышлар һәм спорт өлкәсен дә атады. Ышанам ки, сезнең килүегез безнең мөнәсәбәтләр ныгуына, шулай ук Россия-Камбоджа мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек итүгә яхшы этәргеч бирәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасарына мөрәҗәгать итеп.
Сок Ан әфәнде, үз чиратында, Казанга килү мөмкинлегенә шат булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, Евразия икътисадый интеграциясенә багышланган форум фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булачак. Әлеге әңгәмә бик мөһим дип саныйм, һәм Камбоджа - аның актив катнашучысы, диде ул. “Безнең алга таба мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез бар, - ди Сок Ан. – Бу үзара кызыклы булган бөтен өлкәләргә дә кагыла”. Аерым алганда, ул билгеләгәнчә, “КАМАЗ” ААҖ йөк машиналары Камбоджада узган гасырның 80нче елларыннан бирле популяр. Сок Ан хәбәр иткәнчә, Беларуська визиттан соң, Камбоджа территориясендә беларус тракторларын җитештерү мөмкинлеге ачылды. Аның сүзләренчә, бүген Камбоджа территорияcендә “КАМАЗ” йөк машиналарын җыю производствосын булдыру мөмкинлеген исәпләргә кирәк.
Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Сок Ан үз иленең югары дәрәҗәдәге мәдәни мирасы турында сөйләде. Без Камбоджага туристлар агымы артуын күрәбез, диде ул, 2013 елда илгә 4,2 млн турист килде, шул исәптән Россиядән - 130 мең турист. Гомумән, туризм өлкәсе Камбоджаның тулаем эчке продуктының 16 % тәшкил итә, һәм аны үстерү безгә мөһим, дип саный ул.
Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасары хәбәр иткәнчә, аларның иле экспортка табигый каучук, дөге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрергә әзер. Ул шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне дә уңай бәяләде. Бу безгә бик тә кызыклы, дип белдерде Сок Ан.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз