Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның беренче генераль директорына дәүләт бүләге тапшырды
Очрашу Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре вакытында «КАМАЗ» автомобиль заводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте.
«Сез Чаллыда эшләгән эш — бөтен СССР өчен тарихи вакыйга. Чөнки «КАМАЗ» яңа автомобиль булды», — диде Татарстан Президенты. — Сез республика һәм ил күләмендә иң билгеле шәхесләрнең берсе».
Ул Лев Васильевны «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде. Республиканың югары бүләге илдәге машина төзелеше үсешенә өлеш керткән һәм күпьеллык уңышлы хезмәт өчен бирелде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка ТАССРның 100 еллыгы медален дә тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз