news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнаша

Чаллы шәһәре театрның яңа бинасы, өсте ябулы боз аренасы һәм трамвай хуҗалыгының хәрәкәттәге составын яңартуга мохтаҗлык кичерә.

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнаша
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). РФ вице-премьеры Дмитрий Козак КАМАЗның 50 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрә, аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең 50 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздыра. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, КАМАЗның 50 еллыгына шәһәр театр, боз аренасы һәм яңа трамвайларга тиенергә тели.

«Без КАМАЗның юбилеена әзерлек буенча программа эшләп, аны федераль, республика үзәкләренә, «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчелеге каравына тапшырдык. Программага тантана белән бәйле чаралар гына түгел, шәһәрдәге кайбер социаль үзгәрешләр дә кертелгән. Чаллының театр өчен стационар бина, өсте ябулы боз аренасы һәм трамвай хуҗалыгының хәрәкәттәге составын яңартуга мохтаҗлык кичерүе беркемгә дә сер түгел», - дип искәртте Автокала башлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot