Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ заводына оператив штаб утырышына килде
Татарстан Президенты предприятиегә килүгә завод хезмәткәрләре белән аралашты.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ предприятиесенә килде. Бүген биредә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабның утырышы узачак. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты предприятиегә килүгә эшчеләр белән аралашты һәм эш барышы белән кызыксынды.
«100 процент эш бара, барысы да эшли!» — дип сөйләде предприятие хезмәткәрләре.
Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында медицина битлекләре тегү өчен кулланыла торган полипропилен тукылмаган материал җитештерелә торган оешмада булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз