Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: КАМАЗ - Татарстанның гына түгел, Россиянең төп бренды
Татарстан Президенты Кремльдә «Дакар» ралли-рейды җиңүчеләре белән очрашты.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә «Дакар» ралли-рейды җиңүчеләре — «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты. Ул команданы җиңүләре белән котлады. Аларга орден, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Сезне чын күңелдән ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Югары спорт осталыгы һәм сыгылмас спорт рухы безне монда алып килде. „Дакар“ безнең экипажлар өчен җиңел булмады, һәм бөтен республика сезнең өчен борчылды, уңышларны игътибар белән күзәтте. КАМАЗ — инженерлык идеясе генә түгел, Татарстанның, илнең төп брендларының берсе дә», — дип котлады Рөстәм Миңнеханов команданы.
Шулай ук ул ралли-рейдта җиңүнең бүләк булуын әйтте. «Сез — спортның техник төрләре белән шөгыльләнүче яшь егетләр өчен үрнәк. Сез республикабызның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына лаеклы бүләк ясадыгыз», — диде ул.
Галерея: Рустам Минниханов встретился с членами команды «КАМАЗ-мастер»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз