news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ны Татарстанның бренды һәм горурлыгы дип атады

2019 елда "КАМАЗ" автогиганты 50 еллык юбилеен билгеләп узачак.

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ны Татарстанның бренды һәм горурлыгы дип атады
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2019 елда Татарстан автогиганты – “КАМАЗ”га нигез салынуга 50 ел булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

“Бу уникаль завод һәм Яр Чаллы шәһәре илнең барлык почмакларыннан килгән меңнәрчә кешеләрнең ярдәмче хезмәте белән төзелгән. Бүген "КАМАЗ" - автопромның әйдәп баручы предприятиесе, Татарстан һәм Россиянең горурлыгы һәм брендларының берсе. Республика Хөкүмәтенә, Чаллы шәһәре мэриясе, предприятие дирекциясенә федераль хакимият органнары белән берлектә әлеге истәлекле дата уңаеннан эш планын кабул итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot