news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты барлык экипажларга, техник ярдәм күрсәтү төркеменә, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчеләре һәм белгечләренә үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы коллективын «Дакар-2020» халыкара раллиенда җиңүе белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дакар-2020 халыкара раллиенда җиңүегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез Согуд Гарәбстаны чүлләрен буйсындырдыгыз. Бу – сезнең һөнәри осталыкның яңа биеклеге, Россия һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең чираттагы триумфы. Әлеге искиткеч җиңү шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туган республикабызга менә дигән бүләк тә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Йөк машинасы да оча ала икән». Сезнең тугры җанатарларыгыз «КАМАЗ-Мастер» командасы хакында шулай дип әйтә, диде ул.

«Барлык экипажларга, техник ярдәм күрсәтү төркеменә, команда җитәкчеләре һәм белгечләренә үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерәм», - дип искәртте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100