news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2019»да җиңү белән котлады

Бу җиңү КАМАЗ яшьләренең остазларының традицияләрен ышанычлы һәм лаеклы дәвам итүен исбатлады, дип саный Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2019»да җиңү белән котлады
архив tatar-inform

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллидагы җиңүе белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ-мастер»командасы барлык коллективына адресланган котлау телеграммасын җибәрде. 

«Хөрмәтле камазлылар! Сезне чын күңелдән сәламлим һәм иң дәрәҗәле, «Дакар-2019» халыкара раллиенда чираттагы искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Тагын бер мөһим һәм катлаулы үр алынды, ул шулай ук КАМАЗ яшьләренең остазларының традицияләрен ышанычлы һәм лаеклы дәвам итүен исбатлады», диелгән әлеге текстта.

Элеккечә «КАМАЗ-Мастер»ның җиңү нәтиҗәсе булып менә дигән куәтле техника һәм спортчыларның югары профессионализмы, безнең команданың бердәмлеге һәм кыюлыгы, көчле рухы һәм җиңүгә омтылышы торды, ди Рөстәм Миңнеханов.

«Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажларына, максатка тугрылыклы һәм мавыгулы, киеренке хезмәт өчен уртак уңышка үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сез матур җиңү белән ачып җибәргән 2019 ел сезнең өчен дә, камазлылар өчен дә, бөтен республика өчен дә яңа казанышларга һәм уңышларга бай булсын. Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим», - диелгән котлауда.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100