news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2018» раллиенда җиңүе белән котлады

Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасы, быелгы раллида зур уңышка ирешеп, унбишенче тапкыр җиңүче булды.

(Чаллы, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2018» раллиенда җиңүе белән котлады.

«Барыгызны да «Дакар-2018» раллиенда җиңүегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Камазлыларның спорттагы югары осталыгына, йөк машиналарының техник әзерлеге искиткеч яхшы булуына соклануымны белдерәм, - диелә котлауда. - Әлеге җиңүгә зур өлеш керткән «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Анатольевич Когогинга, команда җитәкчесе Владимир Геннадьевич Чагинга, бер-берсенә ярдәм кулы сузган «КАМАЗ»ның барлык экипажларына, шулай ук команданың һәр әгъзасына рәхмәтемне белдерәм. Аларның һөнәри осталыгыннан башка әлеге җиңүгә ирешә алмаган булыр идек.

Эдуард Николаев экипажын «Алтын бәдәви» бүләгенә өченче тапкыр лаек булуы белән котлыйм. Шунысы куанычлы: «КАМАЗ-Мастер»га нигез салучыларның тиңдәшсез тәҗрибәсе һәм җиңү традицияләре яшь буынга уңышлы тапшырыла. Афәрин, камазлылар, шулай дәвам итегез! Сезгә сәламәтлек, бәхет, яңадан-яңа җиңүләр теләп калам!» - диелә республика лидерының котлау телеграммасында.

Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасы, быелгы раллида уңышка ирешеп, «Дакар»ның 15 тапкыр җиңүчесе булды. Быелгы ярышларда Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж беренече булып килде. Бу - аның карьерасындагы өченче җиңү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100