Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”да кабина каркаслары заводы белән танышты
Производство көзен сынау режимында эшләтеп җибәреләчәк, киләсе елның апрелендә серияләп җитештерәчәк.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәрендә “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыятендә кабиналар каркаслары яңа заводы белән танышты. Аны предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Бу турында республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты яңа заводның республика өчен генә түгел, ә, гомумән, Россия машина төзелешен үстерү өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул яңа производствога зур өметләр баглана, яңа эш урыннары һәм автомобиль базарында яңа көндәшлеккә сәләтле продукт барлыкка килә дигән сүз диде.
К5 буын йөк машиналары өчен кабина каркаслары заводы төзелеше 2016 елның мартында башланды. Хәзер биредә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара һәм көз ахырына кадәр дәвам итәчәк. Төзелеш һәм эчке эшләр сентябрь башында төгәлләнергә тиеш.

Производствода буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергоүзәк цехлары бар. Биредә бер елда 55 мең каркас җитештерәчәкләр. Производство көз сынау режимында эшләтеп җибәреләчәк, киләсе елның апрелендә серияләп җитештерәчәк.
Алдан «Татар-информ» «Вести КАМАЗа» газетасына сылтама белән кабиналар каркаслары яңа заводы роботлаштырылачак дип хәбәр иткән иде. Производствода кабина каркасларын җыю тулысынча автоматлаштырылган булачак, тәүлегенә 280 берәмлек каркас җыелачак. Беренче тапкыр җыйганнан соң каркасларның геометриясен роботлар алыштырачак, буяу эше дә роботлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз