news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Калифорниянең Пало-Альто шәһәрендә SAP компаниясе офисында булды

Татарстан Президенты цифрлы трансформация программасын гамәлгә кертү буенча SAP компаниясе тәкъдиме белән танышты.

 (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорниянең Пало-Альто шәһәрендә SAP компаниясе офисында булып, инновацион чишелеш үрнәкләре белән танышты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу барышында компания мөмкинлекләре презентацияләнде. Татарстанда машиналар эшләп чыгару, нефть-газ комплексы, “акыллы” шәһәр һәм муниципаль берәмлек өлкәләрендә цифрлы трансформация программаларын бергәләп тормышка ашыру тәкъдимнәре каралды. Яклар Татарстанның “Стратегия-2030” кысаларында озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек вариантларын һәм форматларын карап тикшерде.

Аерым алганда, SАР-система ярдәмендә интеграцияләнгән мәгълүмати мохиттә эшләү тәэмин ителә һәм предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләре автоматлаштырыла, шуңа финанслар белән, матди-техник тәэминат һәм сату эшләре белән идарә итү, җитештерүне планлаштыру, персонал белән идарә итү, җиһазларга техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү, милек белән идарә, бизнес-аналитика да керә.

Күп еллар дәвамында Татарстанның әйдәп барган предприятиеләре SAP компаниясенең уңышлы бизнес-партнерлары булып тора. SAP белән “ТАИФ” компанияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге 1999 елдан бирле гамәлдә. Шушы елларда SAP “Казан органик синтез”, “Түбән Кама нефть химиясе”, “ТАИФ-НК” компанияләре, “Аверс” банкы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. SAP компаниясе шулай ук 2008 елдан башлап “КАМАЗ” төркеме белән хезмәттәшлек алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100