Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Калифорния татарлары белән очрашты
Очрашу Стэнфорд университетында булды.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында эшлекле сәфәре барышында Стэнфордта Калифорния татарлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Америка Кушма Штатларында эшлекле сәфәре барышында Стэнфорд университетында булды. Югары уку йортында Рөстәм Миңнеханов Калифорния татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты һәм уку йорты үзенчәлекләре белән танышты.
Стэнфорд университетында Татарстан Президенты өчен кыска экскурсия оештырылды. Университетта белем бирүнең төп принциплары һәм инновацион алымнары белән таныштырдылар.
Рөстәм Миңнеханов Стэнфорд структурасына керүче Хассо Платтнер дизайн институтында булды. Ул VHIL үзара виртуаль эшчәнлек лабораториясе эше белән танышты. Шулай ук университеттагы Югары бизнес мәктәбе базасында узган лекциядә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз