news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторын Татарстанга Сабан туена чакырды

Татарстан Президенты АКШка эш сәфәре кыла.

(Казань, 11 ноябрь, “Татар-информ”). АКШка рәсми сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сан-Францискода Калифорния губернаторы Джерри Браун белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең АКШтагы илчесе Сергей Кисляк, Россиянең Сан-Францискодагы генераль консулы Сергей Петров, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Джерри Браун белән әңгәмә вакытында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда Американың күп кенә компанияләре үз бизнесын җәелдерә. Мисал өчен, “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары “Форд” һәм “Соллерс” - автомобильләр эшләп чыгара, ә “КАМАЗ” двигатель җитештерүче “Камминз” һәм “Федерал Могул Корпорейшн” белән уртак предприятие ачты. Моннан тыш, “Иннополис” махсус икътисади зонасында Американың әйдәп баручы университеты Carnegie Mellon University (Карнеги-Меллон) белән берлектә IT-университет булдырылды.

Татарстан Президенты шулай ук Калифорния губернаторын бизнес-делегация белән Татарстанга килергә һәм татар халкының милли бәйрәме Сабан туен тамаша кылырга чакырды. “Бездә сәнәгать мәйданчыклары бик күп, без Россиядә бизнес алып баруның өстенлекләре хакында сөйләячәкбез, - диде ул. - Нәтиҗәле эшчәнлек өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, Татарстанның аерым икътисади зоналар территориясендә салым режимы яхшы, Россия үзәгендә географик урнашу урыны да менә дигән. Россия базарына чыгу өчен искиткеч мөмкинлекләр бар. Без сезне Россия Федерациясенә сәфәр кысаларында Татарстанга сәфәр кылырга, татар халкының милли бәйрәме Сабан туен тамаша кылырга чакырабыз”.

Джерри Браун, үз чиратында, Татарстан делегатларына Калифорния хакында сөйләде. “Калифорниядәге компанияләр – бөтен дөнья буйлап таралган глобаль челтәр компанияләре, - диде ул. - Сез дөрес урынга килдегез”.

“Биредә күпләрнең яраткан сүзтезмәсе – революцион үзгәреш, - дип сүзен дәвам итте Джерри Браун. - Бизнес зур тизлек белән үзгәрә – бу IT-технологияләр дә, авыл хуҗалыгы да, бүтән юнәлешләр дә”. Бүгенге очрашуның ике як өчен дә әһәмияте зур булачак, дигән ышанычын белдерде Калифорния губернаторы.

“Сезне Татарстанда күрербез дип өметләнәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100