news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кадастр бәясен бәяләүчеләрнең кара исемлеген булдырырга кушты

Татарстан хакимияте кадастр бәясен арттыручылар һәм судларны ялгыштыручылар белән көрәшергә ниятли.

Рөстәм Миңнеханов кадастр бәясен бәяләүчеләрнең кара исемлеген булдырырга кушты
tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадастр бәясен бәяләү белән шөгыльләнүче каракларның кара исемлеген формалаштырырга кушты. Бу хакта ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында сөйләде.

«Кадастр бәяләмәсе. Бу бары тик бәяләүчеләрне яллый, судларны ялгыш юлга кертә торган алдакчылар гына. Кадастр бәясен ун тапкырга арттыралар. Баерга теләгән бәяләүчеләрнең кара исемлеген төзергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Юридик структураларны финанслауга карамастан, кадастр бәясен бәяләү өлкәсендә мошенниклык проблемасы кала. Татарстан Президенты фикеренчә, суд процесслары тәмамланганнан соң да мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк.

«Кайда һәм ничә тапкыр, нинди сәбәпләр аркасында оттырганыбызны анализларга кирәк. Кайчагында без юридик яктан әзерлексез булабыз, алар көчле юристларны яллый бит. Поезд китсә дә, бу поезд артыннан барырга кирәк, ул кайдадыр туктаячак бит. Бу иптәшләрне табарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2019 ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар буенча коллегиянең йомгаклау утырышы узды. Республика ведомствосы башлыгы Фәнил Әһлиуллин доклад белән чыгыш ясады. 2019 елның сентябренә кадәр ул ТР Президенты ярдәмчесе булып эшләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100