news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Кабан күле яр буеның икенче чиратын ачты

Кабан күленең икенче чиратын төзү бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итә.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кабан күле яр буеның икенче чиратын ачты.

Республика һәм шәһәр көненә ике километрга якын озынлыкта ике участок әзерләнгән. Бу — Һади Такташтан Назарбаев урамына кадәр һәм Иске Татар бистәсендә Мәрҗани урамы буенча.

Күлнең ике ягында да фиточистарту каскадлары, барбекю зонасы, футбол кыры, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен яңа зоналар, амфитеатр, гамаклар һәм велопарковкалар ясалган. Шулай ук биредә трибуна, тренажерлар белән резин өслекле спорт мәйданчыгы куелган. Кабан күленең икенче чиратын төзү бәясе 1,5 миллиард сумга төшкән. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов «Печән базары» фестивален карап узды, халык белән аралашты. Биредә "Мәдәният пропагандасы" гастрономия фестивале дә, чәй эчү урыны да, көймә станциясе, лекторий, иммерсив спектакль, сәхнә, балалар мәйданчыгы, фуд-корт та бар. Татарстан Президенты, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Казан мэры Илсур Метшин милли киемнәр, милли бизәкле күн эшләнмәләр җитештерүчеләрне сәламләп, аларны мактап, хуплап узды.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да милли костюмнан иде. 

«Өч ел элек 30 августта бу урынга һәм татар халкына хөрмәтемне белдерәсем килде. Ул вакытта беренче тапкыр дусларыма мөрәҗәгать итеп, арендага милли костюм сорадым, алар миңа бирделәр. Кешеләрнең реакциясе ошады, ул вакытта костюмдагы кешеләр бик аз иде, миңа елмаебрак карадылар. Аннары миңа Инстаграмда: «Шәп идея, мин дә кияр идем, әбинең күлмәген алып киям әле» дип язучылар булды. 

«Ниһаять, быел бу тормышка ашты. Башта пандемия комачаулар дип курыккан идек. Шөкер, хәзер чикләүләрнең өченче этабында. Фестивальгә бик күп кеше костюмнарда, гаиләләре белән килгән. Мин берсендә Мюнхенда сокланган идем: анда урамнан барасың, бөтен кеше милли костюмнарда, бу беркемгә сәер тоелмый. Киресенчә, бу горурлык билгесе. Татар булмасам да, шушы татар костюмын киясем килде. Милли костюмда йөрү гадәти көнкүреш киеменнән уңайлырак та хәтта», — дип уртаклашты Наталия Фишман.

news_right_1
news_right_2
news_bot