news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов К5 төркемендәге яңа «КАМАЗ» спорт йөк машинасын сынап карады

Очрашу «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022»халыкара раллида катнашуда әзерләүгә багышланды.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Республика җитәкчесе К5 кабинасы базасында яңа буын спорт йөк машиналары белән танышты һәм шәхсән яңа «КАМАЗ» автомобилен сынап карады, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Очрашу, гадәттәгечә, Чаллының Тарловка спорт полигонында узды. Ул «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022»халыкара раллида катнашуда әзерләүгә багышланган иде.

Рөстәм Миңнехановка автомобиль дизайнын һәм башка эшләнмәләр эшләү, шул исәптән машинаның йөреш сыйфаты турында сөйләделәр. Президент ассызыклаганча, К5 моделе базарда зур әһәмияткә ия, чөнки бу дөнья дәрәҗәсендәге заманча модель.

«Бу бүген бөтенләй башка автомобиль. Кабинадан күренеш, күп кенә техник карарлар да — болар барысы да «КамАЗ» ның спорт автомобильләре ясауда яңа адымы икәнен сөйли», — диде республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен җитди үзгәрешләр күренә, бу бөтен команданың зур эше. «Яңа автомобильдәге үзгәрешләр бик конкурентлы. Кирәкле бар нәрсә дә эшләнгән», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президентны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.

Сергей Когогин ассызыклаганча, «чираттагы «Дакар» К5 сериясе кабинасы базасында яңа спорт автомобиле өчен премьера булырга тиеш. «Безнең өчен бу мөһим, узган ел без тәҗрибә-сәнәгать партиясен базарга чыгардык, яхшы фикерләр алдык. Әлеге продукт белән ил чигеннән дә чыгарга телибез. Ә «Дакар» дан да иң яхшы реклама мәйданчыгы кайда?», - дип нәтиҗә ясады КАМАЗ генераль директоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot