news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Күп милләтле Татарстанда тынычлыкны тәэмин итү - уртак бурыч

Кукмарада террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов: Күп милләтле Татарстанда тынычлыкны тәэмин итү - уртак бурыч
tatarstan.ru

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә утырышын уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Доклад белән Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 2016 елдан ведомствоара эш төркемнәре кысаларында аерым игътибар категориясе булган затлар белән адреслы эш алып барыла. Узган ел дини һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең яңа юллары табылды. Белем бирү оешмалары балаларны адаптацияләүдә ярдәм итә, шулай ук узган ел өлкәннәрне эшкә урнаштыру буенча сораулар хәл ителә.

Аннары Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады. Ул республикада белем бирү программаларын гаиләдә үзләштерүче укучылар санының артуы күзәтелә, дип сөйләде. Еш кына моны дини инанулар белән аңлатканнар. Әмма өйдә укыган укучылар кайбер фәннәрдән БДИны мәктәптәгеләр белән чагыштырганда начаррак бирә.

Химия һәм физиканы өйрәнү лабораторияләр, махсус приборлар һәм башкалар булуны таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Кирәкле җиһазларны бары тик мәктәпләрдә генә алырга була.

Мәгариф учреждениеләрендә яшүсмерләр һәм анда эшләүче өлкәннәр арасында дистанцияне киметү мөһим, дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов. Мәктәпләрдә педагоглар, психологлар, тренерлар һәм яшүсмерләр клубларында белгечләр роле аеруча әһәмиятле, диде министр.

Күпмилләтле Татарстанда тынычлык һәм иминлекне тәэмин итү - уртак бурыч, дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов. «Бу эшкә иҗтимагый берләшмәләрне, дини оешмаларны җәлеп итү, шулай ук мөмкин булган барлык резервларны мобилизацияләү мөһим», — диде ул, муниципаль дәрәҗәдә ведомствоара хезмәттәшлек кирәклеген билгеләп.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100