news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Күп кенә гамәлгә ашырыла торган проектлар Алабуганың җитди перспективасын дәлилли»

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кылды

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга – Татарстанның иң мөһим сәнәгать һәм мәгариф үзәкләреннән берсе, һәм ул уңышлы үсеш перспективасына ия.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне район активы белән очрашуда әйтте.

Алабуга районының социаль-икътисадый үсеше турындагы нотык белән район башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады. Районның тулаем территориаль продукты 6,6%ка арткан һәм 28 млрд. сум тәшкил итә. 2014 елның 6 ае йомгаклары буенча,  җан башына карата турыдан-туры инвестицияләр буенча республикада беренче урында тора, күрсәткече – 202 мең сум.

«Алабуга» МИЗнда бүген 4,5 меңләп хезмәткәр эшли, шуларның 46%ы - Алабуга кешеләре. «Бүген төп бурыч – резидент предприятиеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү», - диде Г.Емельянов.

Районда быел 23 республика һәм 3 федераль социаль-икътисадый программа гамәлгә ашырыла. Соңгы 3 ел эчендә 114 йорт төзекләндерелгән, 200 мең квадрат метр торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, быел кимендә 65 мең квадрат метр торак төзеләчәк. Соңгы ел эчендә 52 социаль объект төзелгән һәм ремонт ясалган, тагын 11 объект төзелеш һәм ремонт хәлендә.

Авыл хуҗалыгында быел  файдаланылмый яткан 8250 гектар авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кертелгән. Алабуга районы республикада сөт җитештерү буенча тотрыклы рәвештә 7 нче урынны алып тора.

«Алабуганың елдан-ел җәлеп итүчәнлеге арта бара», - диде Р.Миңнеханов. Президент басым ясап әйткәнчә, «Алабуга» МИЗ бүгенгә Россиядә иң уңышлы махсус икътисадый зона булып тора. «Яңа резидентлар барлыкка килү – бик яхшы, әмма безгә тормыш өчен тиешле инфраструктура да кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бүген халыкара мәктәп ачтык, һәм ул шулай ук Алабуганың җәлеп итүчәнлеген арттырачак».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ресурс үзәге бүген бик уңай фикерләр калдырды. «Бу бик җитди звено, без монда заманча җиһазларда эшләрлек кешеләр әзерләячәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, Татарстанда быел барлыгы 5 шундый ресурс үзәге ачылачак. 

«Безнең республиканың үсеш ноктасы – Кама сәнәгать кластеры. Һәм Алабуга анда махсус урын алып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, район икътисады перспективалары турында сөйләгәндә. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Алабуга шул ук вакытта – республика масштабындагы мәгариф үзәге.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Алабуга районы кешеләрен республика файдасына бергәләп эшләргә өндәде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100