news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 15 яшьлек кызга ноутбук бүләк итте

Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашы.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 15 яшьлек кызга ноутбук бүләк итте
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче 15 яшьлек Екатеринаның Яңа ел хыялын тормышка ашырган. Ул «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, кызга ноутбук бүләк иткән. 

«Балалар үз теләкләрен язып, чыршыга элгән. Чыршыны Татарстан Дәүләт Советы холлына куйганнар. Рөстәм Миңнеханов шул чыршыдан өч открытка сайлап алды. Хатны язган ике бала Казанда яши, бер бала Чаллыдан», — дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Екатеринаның өч абыйсы бар, кыз рәсем ясау белән мавыгуын әйткән.

Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты шулай ук 9 яшьлек Олегның теләген үтәячәк, ул Яңа елга пеноблоклар җитештерә торган заводка экскурсия сораган, Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Камил үзен танкист ролендә сынап карарга хыяллануын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot