Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарны «Ана даны» медале белән бүләкләячәк
Татарстан Президенты Ана булу һәм гаиләгә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә һәм мондый чараларда һәрвакыт үзе катнашырга тырыша.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы аналарына «Ана даны — Материнская слава» медальләре тапшырачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Президент «Ана даны — Материнская слава» медальләрен тапшырачак. Рөстәм Нургалиевич ана булу, гаиләгә ярдәм итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә һәм мондый чараларда һәрвакыт катнашырга тырыша. Моннан тыш, ул республика Хөкүмәтенә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең барлык яңа чараларын эшләү бурычын куя», - дип хәбәр итте ул.
Узган елның августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү үткәрде.
Ул чакта ул Татарстанның күп балалы аналарына — Биектау районыннан Рәйсә Ниязовага, Алабуга районыннан Наталья Сашинага һәм Азнакайдан Зөлфия Калистратовага «Ана даны — Материнская слава» медальләрен тапшырды.
Күп балалы аналарны бүләкләү артыннан Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык — 2019 » яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды. Лилия Галимова Республика фестивале ел саен Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла, дип искәртте.
Быел фестивальдә 65 меңгә якын талантлы татарстанлы катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз