news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International белән «Татспиртпром» килешүендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International GmbH & CO. KG (KLI) сыра кайнату компаниясе белән «Татспиртпром» җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барында документка König Ludwig International GmbH & CO. KG идарәче партнеры, Принц Луитпольд Баварский һәм «Татспиртпром» җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов кул куйды. Чара «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Алар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов шул исәптән кунакларга Татарстан Республикасы Бавария җитәкчелеге белән урнаштырган эшлекле багланышлар, ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турында да сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot