news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесенә “Дуслык” ордены тапшырды

Россия Фәннәр академиясе галимен бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга “Дуслык” ордены тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты рәсми порталында хәбәр ителә.

“Без һәрвакытта да сезнең белемгә һәм ярдәмегезгә таяндык. Алга таба да безнең элемтәләр ныгыр дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Виталий Наумкин бүләкне “уртак фәнни һәм тарихи-мәдәни проектларны тормышка ашыруга керткән саллы хезмәте” өчен алды. Аның сүзләренчә , Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты республиканың мәгариф учреждениеләре, шул исәптән КФУ һәм Болгар ислам академиясе белән дә хезмәттәшлеккә һәрчак әзер.

Моннан тыш, Виталий Наумкин Татарстан Президентына Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында басылган китапларны тапшырды.

  • Виталий Наумкин Көнчыгыш, Үзәк Азия илләре, Кавказ тарихы, исламны өйрәнү, халыкара багланышлар һәм башка тармаклар буенча 500 тирәсе басма авторы. 1994 – 2009 елларда Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе, 2009 елдан институт директоры. 2015 елдан Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе вазифасы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100