news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде

Биредә ул Һиндстанның сәүдә һәм сәнәгать министры, Монголия Президенты, Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провинцияләре җитәкчеләре белән очраша.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов "Йокогава электрик", "Хитачи",  "Лотте" компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Һиндстанның сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху, Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга һәм Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провинцияләре җитәкчелеге белән дә очрашачак.

Моннан тыш, КИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланачак. Шул исәптән Казанда узачак WorldSkills-2019 кысаларында Татарстан Республикасы белән "Мегафон" компаниясе арасында партнерлык турында килешүгә дә кул куелачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100