news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Сабан туенда катнаша

Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Сабан туенда катнаша
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәренә татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда катнашырга килде. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Алтай Кульгинов белән очрашачак. Шулай ук җирле хакимият һәм бизнес вәкилләре белән Эшлекле форум үткәрәчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казахстан татарлары этномәдәни берләшмәсе делегациясе белән очрашырга, Кызыл Мәчеттә һәм Г.Тукай музеенда булырга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot